Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

"Туган ягым - горурлыгым минем"

 

  Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән республика көненә багышланган “Татарстан – минем республикам” дип аталган әңгәмә  уздырылды. Әңгәмәнең төп максаты   балаларда ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре тәрбияләү, туган илеңне  яратырга өйрәтү иде. Китапханәче китап укучылар белән  “Татарстан – туган җирем”  дигән викторина үткәрде, китап  күргәзмәсе һәм Татарстанга багышланган альбом  белән   таныштырды.