Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллиның тууына 80 ел тулуга багышланган “Халыкка багышланган гомер” дип исемләнгән әдәби кичә
Иске Үтәмеш авыл китапханәсе Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллиның тууына 80 ел тулуга багышланган “Халыкка багышланган гомер” дип исемләнгән әдәби кичә оештырды. Китапханәче катнашучыларны Фәнис ага Яруллинның авыр тормыш еллары, күпкырлы иҗат юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады.