Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

Гөлшат Зәйнашеваның иҗатына багышланган "Яралы язмышлы шагыйрә" дип аталган әдәби кичә

      Иске Үтәмеш авылы китапханәсендә шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 яшь тулу уңаеннан  "Яралы язмышлы шагыйрә" дип аталган әдәби кичә уздырылды. Китапханәче шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы турында бик эчтәлекле чыгыш ясады. Шагыйрәгә  багышланган китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Шигърият  яратучы китап укучыларыбыз Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен дә бик теләп укыдылар.