Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

“Мәулид” бәйрәме

     14 нче декабрь көнне  Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә “Хуҗабикә” клубына йөрүче хатын-кызлар  белән   зурлап “Мәулид” бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә  остабикә  Миннур апа Хайруллина чакырылды. Ул    пәйгамбәребезнең тормыш юлы, күркәм гадәтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде; рәсүлебезне олылап салаватлар әйтелде.    Китапханәче  “Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсенә күзәтү  ясады. Бәйрәм мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмгә килгән кешеләр күңелләренә рухи азык алдылар.