Традицион ислам дине айлыгы
9 нчы ноябрьдә Иске Үтәмеш авылы китапханәсендә традицион ислам дине айлыгы уңаеннан «Изге китап сүзен зурлый алсак, бөтен гамәлебез уң булыр” дип аталган тематик күргәзмәгә күзәтү ясалды. Күргәзмәдәге ислам дине турында китаплар белән авыл халкы, килгән кунаклар да таныштылар. Шулай ук мәдәният йортында авыл халкына мөселман киносы күрсәтелде. Очрашуга килүчеләр эчтәлекле вәгазьләр дә ишеттеләр.