Тематик күргәзмә «Изге китап сүзен зурлый алсак, бөтен гамәлебез уң булыр”
Районыбызда 1 ноябрьдән традицион ислам дине айлыгы башланды. Шул уңайдан Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә «Изге китап сүзен зурлый алсак, бөтен гамәлебез уң булыр” дип аталган тематик күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә ислам дине турында китаплар урын алган.