“Бөек драматург, артист” дип исемләнгән китап күргәзмәсе
14 сентябрь көнненән башлап Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан аның иҗаты яктыртылган “Бөек драматург, артист” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Китапханәче китап укучылар белән, драматург Кәрим Тинчуринның эшчәнлегенә, иҗатына багышланган әңгәмә, китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды.