Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

Республика көне

      Иске Үтәмеш авылы китапханәсе район күләмендә уздырылган республика көнендә актив катнашты. Авыл китапханәләре белән берлектә  татар халык ашлары һәм кул эшләре күргәзмәсе  оештырылды. “Татарстан -минем республикам” исеме астында альбом ясалды. «Республикам минем -  Татарстан» дип аталган күргәзмәдә республикабыз символлары, татар халыкының тарихы, мәдәнияты һәм аның йолалары турында  китаплар урын алды.