«Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре» дип аталган китап күргәзмәсе
27 май - Бөтенроссия китапханәчеләр көне.Китапханә- дәүләт хәзинәсе булып саналган чын-чынлап белем сарае, элекке буыннар тәҗрибәсен саклау урыны булып тора. Халкыбызның киң катлавының белемгә ихтыяҗын тәэмин итә. Туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле эш башкара. Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер диләр. Китап кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли.
Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадеренбелергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә китапханәчеләр көненә багышланган «Китап — бакча, андагыязулар — шулбакчаның гөлләре» дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә күзәтү ясалды.