Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә “Сугыш җиле өзде бәгырьне” дип аталган очрашу үткәрелде.
Иске Үтәмеш авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Сугыш җиле өзде бәгырьне” дип аталган сугыш чоры балалары, тыл ветераннары белән очрашу үткәрде. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру, укучылар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү максатын күздә тотып үткәрелде. Ветераннарга әдәби – музыкаль композиция, “Батырлар даны мәңгелек” дип аталган электрон презентация күрсәтелде. Аннан соң сүз кунакларга бирелде. Алар үзләренең балачак еллары, михнәтле сугыш чоры турында сөйләделәр, укучыларга үзләренең теләк-васыятьләрен әйттеләр. Бәйрәм милли ризыклы чәй табынында дәвам итте.