Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” исеме астында әдәби кичә.
26нчы апрель көнне Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” исеме астында әдәби кичә үткәрелде. Китапханәдә "Тукайның моңлы дөньясы" дип аталган китаплар күргәзмәсе ясалды, китапханә мөдире укучыларны язучының кыскача тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Балалар Тукайның шигырьләрен кычкырып укыдылар. Шагыйрьнең әсәрләренә рәсем конкурсы уздырылды.