Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

"Галимҗан Ибраһимов – язучы һәм бөек галим” дип аталган китап күргәзмәсе

       11  март  көнне Иске Үтәмеш авылы китапханәсендә  Галимҗан Ибраһимовка  130 ел туу уңаеннан, аның иҗаты яктыртылган  “Галимҗан Ибраһимов – язучы һәм бөек галим”  дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә язучының әсәрләре, тормыш юлы  һәм иҗаты турында материаллар урын алды. Китап укучылар белән  Галимҗан Ибраһимовка  багышланган әңгәмә, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.