Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

Шәфкатьлелек дәресе “Яхшы сүз шәфкатьле гамәлгә тиң”

     Иске Үтәмеш  авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылары  белән  “Яхшы сүз шәфкатьле гамәлгә тиң” шәфкатьлелек дәресе үткәрелде. Укучыларга  яхшы сүзнең  тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң булуы турында аңлатылды. Китапханәче әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьле, дусларга, сыйныфташларга игътибарлы,ярдәмчел булырга өндәде.