Дини бәйрәм “Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!”
12 нче декабрь көнне Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә Мәүлид бәйрәме уңаеннан күркәм кичә уздырылды.
Авылыбыз остабикәсе Миннур апа Хәйруллина Мәүлид бәйрәме турында, пәйгамбәребезнең тормыш юлы, күркәм гадәтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде, рәсүлебезне олылап салаватлар әйтелде. Өлкән яшьтәге апаларыбыз матур итеп мөнәҗәтләр әйттеләр, “Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!” дип аталган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Кичә кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды.