Әдәби - музыкаль кичә “Гүзәллеккә илтә гүзәлләр”.
Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә “Гүзәллеккә илтә гүзәлләр” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде . Китапханәче килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, Халыкара хатын – кызлар бәйрәменең килеп чыгышы турында кыскача сөйләп китте.Табын артында оештырылган бәйрәм зур җанлылык, җылылык белән уеннар, котлаулар белән аралаштырып барды. Татар шагыйрләренең мәхәббәт турында шигырләрен дә укыдылар , җырлар да җырладылар.