Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

Хокук дәресе «Кеше хокуклары һәм бурычлары»

     Һәркем үз хокукларын һәм бурычларын яхшы белсен өчен китапханәдә «Кеше хокуклары һәм бурычлары»дигән хокук дәресе үткәрелде. Законнарны ни өчен үтәргә кирәклеген ачыкладык, тормышыбызның төп законы – Конституция турында сөйләштек. Китапханәче  Россиядә кеше, аның хокуклары һәм ирекләре иң зур хәзинә булып тора, төп гражданлык хокуклары, Россия гражданины вазыйфалары турында сөйләде.. Административ хокук бозулар һәм административ җаваплылык, җинаять һәм җәзалар, җинаять хокукы турындагы мәсьәләләргә зур игътибар бирелде.