Күргәзмә «Харис Якупов – портрет остасы»
Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә китап укучылар игътибарына Татарстан Республикасының танылган рәссамы Харис Якуповның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Харис Якупов – портрет остасы»дип аталган күргәзмә тәкъдим ителде . Күргәзмәдә рәссамның эшләре тәкъдим ителде. Харис Якуповның иҗаты китап укучылар арасында кызыксыну уятты.
Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда туган. Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Мәскәүдәге Б.В.Иогансонның «Всекохудожник» Үзәк студиясендә шөгыльләнә. 1940 елда Кызыл Армия сафларында хезмәт итәргә чакырыла. Бөек Ватан сугышында катнаша. Харис Якуповның фронт юлы Сталинград, Курск дугасы, Львов, Польша, Германия, Чехословакия аша уза.
Харис Якупов Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Мактау билгесе», 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Харис Якупов - Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР һәм СССРның халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия Сәнгать академиясенең Алтын медаль иясе.