Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

Кичә “Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!”

 

     19 ноябрь - Мәүлид бәйрәме. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) дөньяга килгән көн. Бу көн - мөселманнар өчен Корбан һәм Ураза гаетләре кебек үк зур бәйрәм. Мәүлид көне - рабигүл әүвәл аеның үникенче көненә туры килә. "Мәүлид" сүзе туу, туган вакыт дип тәрҗемә ителә.  

      Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә  шушы зур бәйрәмгә багышланган   күркәм кичә   “Хуҗабикә” клубына йөрүче хатын кызлар белән уздырылды.  Авылыбыз остабикәсе Миннур апа Хәйруллина  Мәүлид бәйрәме турында,  пәйгамбәребезнең тормыш юлы, күркәм гадәтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде, рәсүлебезне олылап салаватлар әйтелде. Өлкән яшьтәге апаларыбыз матур итеп мөнәҗәтләр әйттеләр, “Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!” дип аталган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.    Кичәдә      кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык,  иминлек теләп дога кылдылар. Кичә чәй мәҗелесе белән тәмамланды.