Күргәзмә “Һәр әйбернең җаны бар”
Иске Үтәмеш авылы китапханәсе китап укучылар өчен Әхсән Фәтхетдиновның тууына 80 яшь тулу уңаеннан “Һәр әйбернең җаны бар” дип аталган күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә китап укучылар Әхсән Фәтхетдиновның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган материаллар белән таныштылар. Шулай ук күргәзмәдә рәссамның “Алсу кич” дип аталган картинасы да урын алды.
Рәссам, скульптор манументалист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдинов, 1939 елда Урманасты Үтәмеш авылында туа. Ә.Фәтхетдиновның иҗаты сирәк очрый торган һәм үзенә бер төрле. Әсәрләрендәге төп темаларның берсе – Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты. Аның бик күп рәсемнәре һәм скульптур композицияләрендә шагыйрь, аның әсәрләре геройлары урын ала. Ә.Фәтхетдинов үзенең үзенчәлекле дөньясын булдырып, шуны татар мәдәниятенең табигый бер өлешенә әйләндерә. Агач, пластика һәм рәсем сәнгатенең башка өлкәләрендә иҗат ителгән хезмәтләрендә татар халкының бай мифологик мирасы һәм сынлы сәнгатьнең бүгенге чаралары уңышлы үрелә.