Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Нәүрүз бәйрәме

Үткән шимбә көнне район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы гөрләп торды - биредә “Нәүрүз” бәйрәмендә күңел ачтылар, монда җыр-биюләр, карга боткасы, Кышны озату, Язбикәне каршы алу - барысы да булды.

Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Алар Нәүрүз бәйрәмен котлап теләкләр теләделәр, матур итеп шигырләр сөйләделәр, яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар, биеделәр. 

Мәйданчыкта үзләренең кунак почмакларын булдырган китапханәчеләр, мәктәпкәче белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр, сатуга да әйберләре бар иде, кунакларны тәмле сый-нигъмәтләр, кайнар чәй белән сыйладылар, Нәүрүз такмакларын әйтеп йөрүчеләргә дә күчтәнәчләр әзерләгәннәр.("Безнең Чирмешән"  газетасы)