Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Экологик турнир "Табигать һәм Без"

Иске Кади авылы китапханәсендә “Гөлбакча” балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән “Табигать һәм без” дигән экологик турнир үткәрелде. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай  күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга шәфкатьле булырга өнди. “Җир йокысы”, “Бала белән күбәләк”, “Карлыгач”, “Кошларга”  һ.б шигырьләрендә ачык чагыла. Аның “Кояш”, “Һава”, “Су”, “Җир”, “Елның дүрт фасылы” исемле кечкенә хикәяләрендә табигать турында шактый мәгълүмат тупланган.Менә шул китапларны нәниләргә укуны оештырдык. Тукай әкиятләренә мультфильмнар карадык.Нәниләргә   табигать темасына видеофильм  тәкъдим ителде, табышмаклар, мәкальләр әйтештек. Турнир бик матур булды. Кичәбез ахырында нәниләргә күчтәнәчләр бүләк ителде.