Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Межрегиональный фестиваль "Луковая долина"

9 августта, уңган, булган, суган үстерү буенча дан тоткан Чирмешән районы "Луковая долина" фестивалендә катнашырга төрле төбәктән килгән 12 районны каршы алды. Әлеге чарада һәр районның ансамбльләре җырлы-биюле номерлар белән катнашып, тамашачыларга күңелле мизгелләр бүләк иттеләр. Мастер-класслар һәм күргәзмәләр бәйрәмне тагын да ямьле итте, катнашучыларга яңа белемнәр һәм осталыклар алырга мөмкинлек бирде. Бу чара авыл хуҗалыгының әһәмиятен һәм традицияләрен саклауны максат итеп куйган иде.Безнең Иске Кади авылы мәдәният йорты "Асылъяр" фольклор ансамбле "Самавыр юуу" йоласы тәкъдим итте. Әлеге йолода китапханәче Рушания Гирфанова да канашты. Бәйрәмнең атмосферасы җылы һәм дуслыкка бай булды, һәркем яңа танышулар һәм уңай эмоцияләр белән кайтып китте.