Уен-сәяхәт "Әкиятләр илендә"
1июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Иске Кади авылы китапханәсендә "Әкиятләр илендә!» дип исемләнгән сәяхәт-уен үткәрелде.
Балалар әкият геройларына багышланган төрле кызыклы уен- викторинада катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Тәрбияче Мәдинә апалары белән, өстәл курчак театры ярдәмендә " Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!