Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Соңгы кыңгырау бәйрәме "Мәктәбем-белем учагы"

Бүген мәктәбебездә соңгы кыңгырау чыңлады.Бу дулкынландыргыч, шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм иде, чөнки мөһим вакыйгалар, кыйммәтле ачышлар һәм күңелле мизгелләр белән тулы мәктәп тормышы артта калды.
11 сыйныфны 4 укучы, 9 сыйныфны 5 укучы тәмамлады. 11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Гөлинә Вагизова җитәкчелегендә искиткеч матур чыгарылыш кичәсе әзерләгәннәр.Соңгы кыңгырау бәйрәме мәңгегә якты һәм шатлыклы истәлек булып калачак. Без укучыларыбызга имтиханнарында уңышлар телибез!