Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Башлангыч мәктәп белән хушлашу кичәсе "Сау бул башлангыч"

Бүген мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучылары өчен башлангыч мәктәп белән хушлашу кичәсе үткәрелде. Укучылар, 4 ел буена шатлыклары да , борчулары да уртак булган сыйныф җитәкчеләре - Булатова Сәрия апаларына чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә укытучылары үз чиратында аларга изге теләкләрен теләде:
“Кадерле укучыларым! 4 ел сизелми дә үтеп китте. Бүген сезнең өчен башлангыч мәктәп белән саубуллашу кыңгыравы чыңлады. Сезне чын күңелемнән шушы иң истәлекле, шатлыклы көнегез белән тәбрик итәм. Инде сез горурланып, “Без инде зур үстек, бишенчегә үк күчтек!” дип әйтә аласыз. Сезне бу зур уңышыгыз белән чын күңелемнән котлыйм. Сез һәрвакыт минем ышанычымны акладыгыз. Киләчәктә сезгә тагын да зур уңышлар телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз, укыткан укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз!”
Бик зур бәйрәм безнең өчен бүген,
Ләкин саубуллашу түгел, газиз мәктәбем.
Көзләр җитү белән кулга чәчәк тотып,
Килеп тә җитәрбез без тагын!" - дип, җавап бирделәр укучылар.
Бәйрәмдә әти- әниләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар катнашты.
4 һәм 8 сыйныф укучылары ата-аналар, беренче укытучы өчен җырлар, шигырьләр әзерләделәр. Беренче укытучыга әти-әниләреннән рәхмәт сүзләре әйтелде.