Тарихи патриотик сәгать "Мәңге хәтердә Ленинград"
Ленинград блокадасы - Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. 25 январь көнне Иске Кади авыл китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Мәңге хәтердә Ленинград" дип исемләнгән тарихи патриотик сәгать уздырылды. Кичәдә катнашучылар камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр узган авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, завод - фабрикаларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын - кызлар язмышы, блокадачыларның икмәк нормасы, икмәк карточкаларының нәрсә аңлатуы, совет солдатларының батырлыклары турында белделәр. Китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Аларга Ленинград блокадасы турында документаль фильм күрсәтелде. Кичәбездә катнашучылар "Блокада ипие" акциясенә дә кушылдылар. Чара блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алып тәмамланды. Кичәбездә Түбән Кама шәһәре "Чирмешән якташлыгы" рәисе Рәхилә Корбангалиева да катнашты.