Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Балалар иртәсе "Чыршы янында әйлән-бәйлән"

Авылыбызның " Гөлбакча" балалар бакчасында көтеп алынган "Чыршы янында әйлән-бәйлән" дигән балалар иртәсе үткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре һәм ата-аналар кунак булып килде.
Балалар үзләренең өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр, Кыш бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар,күңелле биюләре белән кунакларны шатландырдылар. Кыш бабай балаларга күңелле уеннар уйнатты, конкурсларда җиңгән һәм актив катнашкан балаларга, ата-аналарга призлар тапшырды. Бәйрәм ахырында балалар үзләре көткән бүләкләрне, күчтәнәчләрне алып сөенделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы белән истәлеккә фотога төштек.