Татарча диктант
“Татарча диктант“ – бик кирәкле акция. Ул татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыра, кызыксындыру булдыра, мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә, дөрес язу күнекмәләрен үстерүгә этәргеч бирә, телебезгә хөрмәт тәрбияли. Быел диктант халык язучысы Гомәр Бәширов истәлекләре буенча иде. Ул анда композитор Сара Садыйкова белән “Җидегән чишмә“ җыры язылу тарихын бәян иткән. “Чишмә моңы ничек җыр булды?“ дип аталган тестны Иске Кади авылы китапханәчесе Рушания Гирфанова укыды.