Яңа китаплар белән таныштыру "Җәйге ял ямьле-яңа китап белән"
Хормэтле китап союче дусларым!
Каникулларда сезне могҗизалы китап дөньясына чакырабыз. Җәйге ялларны өлкәннәрдән бигрәк балалар зур түземсезлек белән көтеп ала. Шулай булмый ни! Мәктәпкә барасы юк, дәрес хәзерлисе юк. Телеңне йотарлык татлы җиләк-җимешләр ашыйсың да, рәхәтләнеп ял итәсең! Җәй — иң матур һәм иң күңелле вакыт! Ә җәйне яңа китап белән үткәрү тагын да кызыклырак һәм файдалырак булачак. Авыл китапханәсенэ яңа китаплар кайтты. Күзнең явын алырлык, араларында ниндиләре генә юк: төслеләре һәм ялтыравыклылары, юкалары һәм калыннары, зурлары һәм кечкенәләре. Китапларның шулхәтле матурлыгын күргәч, алып укымый ничек түзәсең? Китап сөюче дусларыбыз! Сезне авыл китапханэсендэ котеп калабыз!!!