Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Әдәби марафон


21 нче февраль -Туган тел көне уңаеннан, Казанның Пирамида күңел ачу үзәгендә әдәби марафончыларны бүләкләү тантанасы булып үтте. Әлеге тантанада дәүләт эшлеклеләре, язучылар катнашты.Фоеда милли баш киемнәре, калфаклар, татар хатын-кызлары өчен бизәнү әйберләре, яраткан язучыларыбызнын китаплары, әле беренче тапкыр нәшер ителгән "Миллион татар" исемле журналлар куелган иде. "Азатлык" яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин актив китап укучы марафончыларга Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" китабын бүләк итте.Әлеге проект җитәкчесе Раил Мәүлет улы Гатауллинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.