"Йомырка җыю бәйрәме"
Авыл мәдәният йорты белән берлектә "Йомырка җыю бәйрәме" уздырдык. Балалар өйдән-өйгә кереп йомырка җыйдылар. Йомыркаларны җыеп бетергәч, чишмә янына җыелып төрле уеннар уйнатылды: "Кашыкка йомырка кабып йөгерү”, эстафета, җыр-бию,туп тәгәрәтү, ал кирәк гөл кирәк, капкалы һ.б. Балалар барысы да актив катнаштылар. Бәйрәм өстәл табыны артында тәмамланды. Барлыгы 11 бала катнашты.