Интелектуальная викторина "Газиз туган телем" к Международному Дню родного языка
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне « Туган тел» («Родной язык»)
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы
. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам.
Түбән Кәминкә авыл китапханәсе дә бу бәйрәмнән читтә калмады. 19 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән “Газиз туган телем” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрдек. Бу чарада балаларның тапкырлыгын һәм зирәклелеген ачыкладык. Укучылар төрле уеннарда, бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар.Бу бәйгедә дуслык җиңде һәм балалар бәләкәй призлар белән бүләкләнде.