Семейный вечер "Безнен гаилә - тату гаилә"
15 май- гаилә көне. Шул уңайдан Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә " Безнең гаилә- тату гаилә" бәйрәме узды. Бу бәйрәмдә күп балалы Ильшат һәм Таня Гирфановлар , Рәфис һәм Мәрьям Агзамовлар катнашты. Кичәдә төрле уеннар, ярышлар уздырылды , әти-әниләр балалар белән булган кызыклы вакыйгаларны искә тошерделәр, балалар да шигырьләр сөйләп үз осталыкларын күрсәттеләр. Балалар әти -әниләренә юаныч, әти -әни балаларга терәк булып, гаилә учагын сүндермичә яшәсеннәр иде!