"Хуш киләсен Нәүрүз!" праздничное мероприятие
Табигатькә яз сулышы керде..21нче мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атый ,көн белән төн тигезләшә. Бу вакытта төрки һәм фарсы халкының бер өлеше Нәүрүз бәйрәмен – төркичә Яңа елны каршылый. “Нәүрүз” фарсы теленнән “яңа көн” дигәнне аңлата. Без дә Түбән Кәминкә мәдәният йортында балалар белән Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.Бәйрәм төрле уеннар,конкурслар белән үрелеп барды.Балалар игътибарына “Нәүрүз мөбәрәк булсын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.