Родинные обряды «Кендек әбисе»
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан- буынга күчә торган гореф-гадәтләрен,кешеләрнең яшәү рәвешләрен ,үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен,карашларын,зәвыкларын сакларга омтылган.
Эйе,һәрбер кеше үз халкының үткәнен,бабайларның ничек көн иткәнен,ниләр белән шөгыльләнгәнен,гореф –гадәтләрен,йолаларын белергә тиеш.Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк ,ди халкыбыз.Татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары бик күп.
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Түбән Кәминкә авыл китапханәсе яшь укучыларын бай эчтәлекле чара белән сөендерде. Бу чара “Кендек әбисе” һәм “баланы мунча юындыру” йолалары, һәм шуның белән берлектә татар халык уеннары белән дә таныштырып үттек. Чарага “Ак калфак” апалары чакырылган иде.
“Кендек әбисе” кем ул? Кендек әбисе дигән изге кешене без хәзер әдәби әсәрләрдән укып,әбиләребезнең матур хәтирәләре аша гына беләбез.Татар халкында гомер-гомергә бала тапканда ярдәм күрсәтүче,баланы кабул итүче кендек әбиләре яшәгән. Кендек әбисе –олы яшьтәге,догалы хатын –кыз булган. Бу һөнәр буыннан-буынга,анадан кызга күчкән.Бала табучылар күңелендә кендек әбиләре һәрвакыт матур булып,зур хөрмәт белән саклаганнар. Балаларга шул турыда сөйләдек. Аннан Сальманова Рушания апалары “Бәби мунчасы” турында сөйләде.Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.
Кичәне дәвам итеп татар халык уеннары белән таныштык. Халкыбызның милли уеннарыннан “Йөзек салыш” һәм “Күпер чыгыш” уеннарын уйнап уздык. Бу чарага “ Тәмледән тәмле татар ашлары” һәм “Халкымның гореф-гадәтләре күңелебездә һәрвакыт сакланыр” дигән исем астында күргәзмәләр оештырылган иде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.