Час истории "День Российского флага"
22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган. Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән «Орел» рус хәрби кораблендә күтәрелгән. Ул яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда аңа ут төрткәннәр. Өч төсле флагны законлы уйлап табучы итеп, Петр I таныла. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгара. Ләкин аның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып кала. Россия флагы төсләрен «Орел»ны төзегән голландияле тәкъдим иткән дигән сүзләр дә бар. Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора. Ул рәсми статуска 1896 елда гына ия була. Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде! Китапханәдә балалар белән бу көнгә багышлап тарихи сәгать узды.Чара барышында Россия флагы төсләре нәрсә аңлатканын,гимны белән таныштык. Балаларга “Россия флагы көне-безнең горурлыгыбыз “ дигән тематик күргәзмә оештырылган иде.