Праздник для детей"Мы-лучики одного солнца".Литературная викторина "В мире сказок,чудес и волшебства"
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә.
Без дә бүген китапханә, авыл мәдәният хезмәткәрләре,”Умырзая “ балалар бакчасы, балалар катнашында бәйрәм уздырдык. Бәйрәм программасы кунелле конкурслар, жәй турында шигырьләр, жәй турында табышмаклар чишудән торды,туп белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Китапханә «Каникул көннәрендә китап ал һәм укы!» дип аталган китап кургәзмэсе оештырган иде,кургәзмә китап укучыларда шунда ук кызыксыну уятты һәм кубесе өйдә укыр эчен узләренә ошаган китаплар сайлап алдылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте