Литературный час "Алиш әкиятләре буйлап сәяхәт"
Әкиятләр - халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән, халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы, образлы әйтелмәләргә бай. Менә бүген “ Умырзая “балалар бакчасы балалары китапханәгә кунакка килделәр. Нәни дусларыбыз белән А.Алишның әкиятләре белән таныштык,әкиятләр иленә сәяхәт иттек.Әйе, укучылар, дус, бердәм булсаң, тормыш күңелле була, бөтен авырлыкларны җиңеп була. Менә без дә бергәләшеп “Әкиятләр иле”н гизеп кайттык. Балалар язучысы, А. Алишның әкиятләре белән якыннан таныштык, белгән әкиятләребезне искә төшердек.