Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

«Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» әдәби сәгать

Елларүткән, араерагайгансаен, Тукайшәхесебезгәякыная, кадерлерәкбулабара. Тукайиҗатытатархалкыныңгаҗәепзурбайлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлысүзләргәәйләнепкиткәншигъриюллары, гимнвазифасынбашкаручы «Тугантел»еҖиршарыныңбөтенхалыкларынсокландырган «Шүрәле»сеүзегенәдәнитора?!   Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай.  Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле — туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман, иген үсә сыман.  Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, елыйбыз, җырлыйбыз!

 

26 апрель көнне, Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә , татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чарада 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай  мәгълумат алдылар. Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият – поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга  җавап бирделәр.Китапханәче укучылар өчен “Тукай иҗаты- балаларга” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде.