Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Вечер-встречи "Үткәннәр хәтирәсе "

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә “Үткәннәр хәтирәсе” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Бу чарага медицина өлкәсендә эшләгән һәм хәзер дә халыкка  хезмәт итүче шәфкать туташлары, санитаркалар чакырылган иде.

Бу чарада төрле вакытта эшләүчеләр үзләренең эшләү дәверендәге кызыклы истәлекләрен искә алдылар.Өстәл артындагы сөйләшү төрле уеннар, викториналар белән үрелеп барды. Очрашу һәркем күңелендә, үткәннәрнең  онытылмас мизгелләрен саклап калдырыр.

Безнең Түбән Кәминкә хастаханәсендә 90 елдан артык эшләү дәверендә төрле милләт вәкилләре эшләгән һәм дәваланган. Шул эшләү чорында коллектив бердәм һәм тату эшләгән.Республикабызның төрле төбәкләреннән килеп эшләгән медицина хезмәткәрләре, нинди милләттән булуларына карамастан үз эшләрен намус белән башкарганнар.Хәтта шул мохиттә яшәгәч, эшләгәч башка милләт кешеләре татар телендә аралашырга өйрәнгәннәр.

Сүз дә юк, шәфкать туташларының эше күпкырлы. Алар медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, авыруга дәвалану барышында үзләренең мөгамәләсе белән савыгырга да булышалар. Шуңа да шәфкать туташларына карата әсәрләр, җырлар иҗат ителүе дә гаҗәп түгел.

Ак гөлләрдән жан жылысы алып

Йорәкләргә саласы иде.

Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып

Саф куңелле каласы иде