Мероприятие к году родного языка "Әкиятләр буенча сәяхәт”
Балалар, әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби- бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкиятләр яши торган ил еракта да якында да түгел, ә менә нәкъ балачак иленең янәшәсендә генә икән. Балачак иле нинди аллы-гөлле, чәчәк-күбәләкле, тылсымлы, кызыктыргыч һәм мавыктыргыч булса, әкиятләр иле дә искитәрлек матур җир ди. Анда бары тик әкиятләр генә яши икән. Алар һич кенә дә бер-берсенә ошамаганнар: араларында озыннары да кыскалары да тылсымлылары һәм уйландыра торганнары, борынгылары да, өр-яңалары да бар икән.
Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә “Әкиятләр буенча сәяхәт” дип исем астында чара үтте.Бу чарага « Умырзая » балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз чакырылган иде .Чараны башлап китапханәче әкиятләр белән таныштырды,балар төрле сорауларга җавап бирделәр. Камил “ Колобок” әкиятен сөйләп күрсәтте.Нәни дусларыбызны китапханәдә оештырылган “ Әкиятләр иле буйлап сәяхәт” китап күргәзмәсе белән таныштырдык.