Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Мероприятие ко Дню семьи,любви верности

“Ике кеше дә үзен җаваплы хис итсә генә, ялкын сүрелми” дигән канатлы сүзләр 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә аеруча туры килә. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Гади, 5 хәрефтән генә торган сүз, ә үзендә нинди олы мәгънә, җылылык һәм рухи күтәренкелек сыйдырган төшенчә.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без ашыга-ашыга, сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз бит. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул.

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан бөтен ил буенча төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Әлбәттә бу чаралардан китапханәләр да читтә калмый. Түбән Кәминкә авылы китапханәсендә  “Гаилә –көндәлек проза ул”дип аталган бик кызыклы чара үтте.

Анда китапханәгә актив йөрүче берничә гаилә чакырылган иде. Бәйрәмне китапханәче  Зөлфия Массарова башлап җибәрде.  Ул бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, 13 нче гасырда яшәгән, бу бәйрәмнең сәбәпчеләре булган, бик матур пар Петр һәм Феврониянең мәхәббәт тарихын бәян итте.

 

Бәйрәм барышында килгән гаиләләр төрле уеннарда, конкурсларда катнашты, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Кичә чәй табыны артында, бик җанлы кызыклы әңгәмә белән дәвам итте.