Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Познавательный час "Фолклор иленә сәяхәт "

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге   елы уңаеннан Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә “ Фолклор иленә сәяхәт “ ( Путешествие в страну Фолклорию» ) дип исемләнгән чара узды. Бу чарага 8 нче сыйныф укучылары чакырылган иде.

 

Чара башында балаларга фольклорның нәрсә икәне аңлатылды, әлеге жанрга нәрсәләр керә икәне әйтелде. Кичә барышында балалар белән сынамышлар, әйтемнәр, тизәйткечләр, мәкальләр, такмазалар, санамышлар, табышмаклар һәм башкаларны искә төшердек. Укучылар «Фольклор битләре буенча» викторинада да актив катнаштылар.Шулай ук “Җыр булырлык сүзләр биргән туган телем рәхмәт сиңа “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.