"Үз телемдә шигырь укыйм, Үз телемдә сөйли алам" . Халыкара туган тел көненә багышланган кичә
Үз телемдә шигырь укыйм,
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем, туган илем,
Мин бит синнән илһам алам.
21 февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Безнең телебез бик моңлы тел, ди халык. Ул - моң шикелле матур яңгырый. Татар халык язучысы Фәнис Яруллин болай язган: "Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Кыңгырауга кагылмасаң, ул чыңламый. Әйдәгез, ул кыңгырауга ешрак кагылыйк, кыңгырау тутыкмасын!".Бу көнне Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә район төбәгеннән чыккан язучыларның китаплары белән танышу кичәсе булып үтте. Бу кичәдә Рәмзия Гайса кызы Габделхакова,Дания Закирова , Галия Сафиуллина әсәрләреннән өзекләр , шигырьләрен укыдык.