“Халык яшәгәндә,Илһам яшәр“ дип исемләнгән, Илһам Шакировны искә алу кичәсе
Илһам Шакиров.
Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз, баксаң, күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров.
Илһам...
Бөтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән бу исемне һәр тарафта яратып телгә алалар. Халкыбызның моң иясе булып танылган Илһам Шакиров үзе исән чакта ук рухи асылыбызны чагылдыручы зат булды, җыр дөньясының олпат улы була белде. Халык аны зурлады, әмма ул эреләнмәде, тәкәбберләнмәде, масаймады, байлык артыннан кумады, сарайлар салмады. Аның алтын сарайлары – халык күңелендә.
Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә мәдәният эшчеләре белән берлектә “Халык яшәгәндә,Илһам яшәр“ дип исемләнгән, Илһам Шакировны искә алу кичәсе үтте. Бу чарага “ Ак калфак” кызлары чакырылган иде.Кичә барышында Илһам Шакировның биографиясе,иҗат юлы белән таныштык.Кунакларыбыз төрле сорауларга җавап бирделәр.Аның репертуарыннан җырларны искә алдык.