Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан “Кызыл ромашка чуклары” дип исемләнгән патриотик –тәрбия дәресе

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Муса Җәлил... Бу исемне телгә алуга, күз алдына, ниндидер, гадәттән тыш кеше килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс яугир дә, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

 

Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә ,10 нчы февраль көнне  Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан “Кызыл ромашка чуклары” дип исемләнгән патриотик –тәрбия дәресе узды. Бу чарага төрле сыйныф укучылары чакырылган иде.Кичә барышында авторның биографиясе , иҗат юлы белән таныштык.Ромашка чукларының һәрберсендә биремнәр язылган иде.Балалар бик теләп катнаштылар.Аның арасында Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Кичәне “Һәрвакыт булсын кояш “ җыры белән тәмамладык.