Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

“Бер-беребезгә игелекле,мәрхәмәтле,шәфкатьле булыйк”дип исемләнгән әңгамә

17 сентябрь конне Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә “Бер-беребезгә игелекле,мәрхәмәтле,шәфкатьле булыйк”дип исемләнгән әңгамә булып узды. Бу очрашуга төрле сыйныф укучылары чакырылган иде.

Нәрсә ул яхшылык? Бу турыда уйланганыгыз бармы?

Әйдәгез, шул сорауга җавап эзләп карыйк әле. Минемчә, яхшылык - кешенең эчке тойгысы.

Ул аны сүзләре, кылган гамәлләре белән тирә-ягындагыларга күрсәтә ала. Кеше яхшы икән, ул башкаларга шатлык һәм бәхет кенә китерә. Андый кешеләр туганнарына гына түгел, һәр кешегә дә яхшы мөнәсәбәттә булалар: кечкенәләргә ярдәм күрсәтәләр, үз тиңнәре белән дус һәм тату яшиләр, өлкәннәрне хөрмәт итәләр. Алар табигатькә карата дә сакчыл: җәнлекләрне яраталар, агачларны сындырмыйлар, тирәлекне пычратмыйлар.

Яхшылык, игелеклелек турында мәкальләр, шигырьләр укып үттек. Үзләренең әби-бабайларга булышулары турында сөйләп үттеләр. “Җылы җил боз эретә, җылы сүз җанны эретә”дигәннәр бит.

 

Кешеләргә генә түгел, табигтькә ,үсемлекләргә һәм хайваннарга карата да игътибарлы  булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк дигән фикергә килдек.