Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Хәтер дәресе " Беслан -безнең хәтерләрдә"

3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә халыкара бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу иң яңа хәтер көне, ул 2005 елның 6 июль "Россиянең хәрби дан көннәре" федераль законы белән кертелә.Һәм турыдан-туры 2004 елның 1-3 сентябрендәге Бесландагы фаҗигә белән бәйле.3 сентябрьдә Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә 7 сыйныф укучылары өчен хәтер сәгате үткәрде. "Беслан- безнең хәтердә" хәтер сәгатенең төп максаты -балаларда терроризмга каршы нәфрәт уяту,мәрхәмәтлелек хисләре, актив гражданлык позициясе булдыру.Әлеге Фаҗигале вакыйга мисалында балаларга батырлык,ватанпәрвәрлек төшенчәләре аңлатылды. Ахырда укучыларны терроризмга каршы тору, куркынычсызлык чаралары белән таныштырдык