"Бакчаның матурлыгы, уңышы хуҗабикә кулында" бакчага сәяхат
Яшәгән йорт-җиренең матурлыгы, төзеклеге турында һәркем хыяллана.Тигез асфальт юл, өйгә кергән чиста су, җыйнак, аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелгән авыл - барлык авыл кешесенең теләге. Бездә бүген Гафиятуллина Хакимә Талип кызының хуҗалыгына сәяхат иттек. Ишегалдына узу белән чәчәкләр иленә кереп китәсең сыман. Нинди генә хуш исле чәчәк үсми анда. Аллы-гөлле кашкарыйлар, петуньялары бар. Койма буе да шау чәчәктә. Хакимә ханымның тырыш куллары белән утыртылган мәһабәт гортензиялары, роза гөлләре хуш исләр таратып утыра. Зәңгәр чыршылар, искитмәле куак-чәчәкләр, агачлар күзне сөендерә. Чәчәкләрдән кала, хуҗабикәнең яшелчә теплицасы да бар. Ботаклары түшәмгә кадәр җиткән помидор сабакларында авыз сулары китереп зур, кып-кызыл помидорлар эленеп тора.