«Көзләр миңа гомер бүләк итте...» исемле иҗади очрашу кичәсе
Авыр уйлар тулса күңелемә,
Моңсу булса әгәр җаныма,
Дәва эзләп арган йөрәгемә,
Ашыгам мин туган ягыма.
Тубэн Кэминкэ авыл мэдэният йортында китапханэ белэн берлектэ «Көзләр миңа гомер бүләк итте...» исемле иҗади очрашу кичәсе узды. Мэдэният йорты тамашачылар белән тулды. Бирегә Рәмзия ханымнын дуслары, классташлары, мэктэп укучылары, укытучылары, Рәмзия Гайсэ кызынын иҗатын яратучылар, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.
Очрашуда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Гайсә кызының шигырьләре яңгырады, аның иҗаты, тормыш юлы турында кызыклы әңгәмә булды. Кичәдә җыр-моң, шигърият бер дә тынмады. Рәмзия ханым үзен шулай җылы итеп каршылаганнары, хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәтен әйтте.